Прокуратура "Башнефть" ширкәтен кире дәүләткә кайтаруны таләп итә

Мәскәүнең арбитраж мәхкәмәсе Баш прокуратура кушуы белән "Система" финанс корпорациясе ия булган "Башнефть" ширкәте хиссәләрен кулга алды.

"Тикшерү барышында прокуратура Башкортстанда ягулык-энергетика комплексын хосусыйлаштыру Русия Федерациясе теләгенә каршы тормышка ашырылганын ачыклады", дип белдерде мәхкәмә вәкиле Марина Гриднева.

Прокуратура "Башнефть" ширкәтен кире дәүләткә кайтаруны таләп итә. Тикшерү хиссәләрне канунсыз сатуны "Система" корпорациясе башлыгы Владимир Евтушенков оештырган, дип саный. Евтушенков үз өендә сак астында тотыла.

Русиянең иң бай эшкуарларының берсе булган Евтушенковның адвокатлары 300 миллион сум акча тәкъдим итеп аны тикшерү барышында иреккә чыгаруны сорады. Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе бу мөрәҗәгатькә каршы карар чыгарды.

"Башнефть" хиссәләрен урлау эшенә шулай ук әрмән эшкуары Левон Айрапетян һәм элекке Башкортстан президентының улы Урал Рәхимовның катнашы булуы шикләнелә.

Әлеге яңалыктан соң кыйммәтле кәгазъләр базарында "Башнефть" һәм "Система" ширкәтләренең хиссәләре бәяләре 14% төште.