Бер ел эчендә Татарстанда миллионерлар саны 15 процентка арткан

Узган елның беренче сентябренә республикада 12 мең 440 миллионер исәпләнсә, «Ватаным Татарстан» язуынча, бүген аларның саны 14 мең 276 кешегә җиткән.

Миллиардерлар саны шул килеш калган. Бүген Татарстанда дүрт миллиардер исәпләнә.