Кырымтатарлар Бәйрәмовага рәхмәт белдерә

Your browser doesn’t support HTML5

Кырымтатар мәҗлесе әгъзасы, Корылтайның сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев кырымтатарларны һәм украиннарны яклап Facebookка чыгарган мәкаләләре өчен бер еллык шартлы җәзага хөкем ителгән татар язучысы һәм активисты Фәүзия Бәйрәмовага рәхмәт белдерде һәм, беркадәр вакыт узгач, хөкем итүчеләр белән хөкем ителүче урыннарын алмашыр, диде.