Истанбулда Корбан чалу

Корбан бәйрәме көнне төрекләр эшләми, бер-берсенә кунакка йөрешә.

Бәйрәм көнне җәмәгать урыннарында байраклар эленә, котлаулар языла. Мәсәлән, бу метробуста.

Картлар бер-берсе белән аралашу, котлашу өчен урамга чыгып утыра.

Гает намазыннан соң ирләр корбан чалу җирләренә туплана.

Хатын-кызлар һәм балалар матур киемнәрен киеп туганнарына кунакка бара.

Истанбулның Окмәйданы районында бер сугым җире.

Сугым җирендә ирләр тупланган.

Корбан чалу йоласын карарга балалар да килә.

Корбан итен сугым җирендә үк өчкә бүләләр: корбан чалучының үзенә, якыннарына һәм факыйрьләргә.

Сугым җире өчен машина юу урынын кулланганнар. Мәйданчыкны чиста тотырга тырышалар.

Барлык сугым җиһазларын чистартып торалар.

Идәнгә аккан канны шунда ук сөртеп алалар.

Сугылган хайванның итен тизрәк кисү өчен электрик җиһазлар кулланыла.

Ит кичүсе пычагын чарлап бара.

Кисүче сыер туный.

Корбан сыерлары үз чиратын көтә. Корбан чалучылар исә аларны сыйпап, тынычландырып тора.

Корбан сыерларын куркытмас өчен аларның күзләрен каплап торалар.

Корбан сыерын сугымга алып кереп киттеләр.