Русия Абхазиядә пенсияләрне арттыра

Үзбилгеләнгән Абхазия республикасы премьер-министры Беслан Бутба, Русиядән килгән финанс ярдәм белән Абхазиядә яшәүчеләрнең пенсияләрен арттырып булачак, дип белдерде. Абхазия ватандашының пенсиясе бүгенге көндә 500 сум.

"Премьер-министр" сүзләренә караганда, Русия пенсияләрне арттырыр өчен 500 млн сум бүлеп бирәчәк. Бу акча Русия ватандашлыгы булмаган пенсионерларга гына кагыла. Андыйларның саны 11 мең. "Премьер" пенсияне Русия дәрәҗәсенә күтәрергә вәгъдә итте.