Татар конгрессы бюро утырышында Кырымдагы вәзгыять турында сөйләшкәннәр

13 октябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы утырышы узды. Конгресс сәхифәсе хәбәр итүенчә, анда cүз Кырымдагы вәзгыять , Бюро тарафыннан яңа гына кабул ителгән Кырым халкына мөрәҗәгать турында барган.

Шулай ук 4-7 декабрь көннәрендә узачак башкарма комитетның киңәйтелгән утырышы һәм «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумына әзерлек эшләре турында сөйләшкәннәр.