Украина югары радасы Степан Полторакны саклану министры вазифасына раслады

Украина югары радасы саклану министры вазифасына Степан Полторак намзәтен раслады. Аны алдагы көнне ил президенты Петр Порошенко тәкъдим иткән иде.

Элекке саклану министры Валерий Гелетейны саклану министры вазифасыннан алуны яклап 293 депутат тавыш биргән.

Порошенко сүзләренчә, Гелетейны эштән җибәрү һәм башка кайбер югары урыннардагы җитәкчеләрне алмаштыру, аерым алганда Дәүләт чик хезмәте башлыгын эшеннән алу һәм күзәтү мәсьәләләре комитетын булдырып, аның рәисе итеп Игорь Смешконы билгеләү көч структураларын көчәйтәчәк һәм илнең саклану сәлатен арттырачак.