Чех Пресс Фото 2014 җиңүчеләре

Чех пресс фото бәйгесезенең ел фотосы: Киевтагы чуалышларда яраланган кеше борынгы дини рәсем яныннан узып бара. (epa/Филип Сингер) 

Кайнар хәбәр номинациясендә беренче урын: Киевның Бәйсезлек мәйданында Украина милициясе хезмәткәрләре, 29 ноябрь 2013. (epa/Филип Сингер)

Кайнар хәбәр номинациясендә икенче урын: Янган бинаның ватык тәрәзәләреннән Киевның бәйсезлек мәйданы күренеше. (Петр Шеломовский)

Кайнар хәбәр номинациясендә өченче урын: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Украинаның көнчыгышындагы Грабово авылы янына җимерелеп төшкән Боинг 777 очкычында һәлак булганнарның җәсәдләрен җыя. (Петр Шеломовский)

Гомуми хәбәрләр номинациясендә беренче урын: Каһирәдән кораб белән Италиягә китәргә җыенган сүрияле Әнәс Габделдаим гаиләсе белән хушлаша. (Станислав Крупар)

Гомуми хәбәрләр номинациясендә икенче урын: Киев баррикадаларындагы демонстрациячеләр. (Юрай Мравец)

Гомуми хәбәрләр номинациясендә аерым бүләк: 2014 елның 6 июнендә Икенче дөнья сугышындагы АКШ хәрбие киемен кигән кеше беректәшләрнең Нормандиягә килүенә 70 ел тулуны искә ала. (Denik/Мартин Дивишек)   

Гомуми хәбәрләр номинациясендә өченче урын: Чехиянең Һвозды урманында менталь авырулар үзәгендә яшәүчеләр өйләнешә. (Штепан Һон)

Спорт номинациясендә беренче урын: Сочи Олимпия уеннарында чаңгыда ярышучылар. (CTK/Роман Вондроуш)

Спорт номинациясендә икенче урын: Киевның спорт җиһазлары куелган бер паркында 81 яшьлек элекке атлет үзенең яшь чактагы фотосын күрсәтә. (epa/Филип Сингер)

Көндәлек тормыш номинациясендә икенче урын: Аутизм белән авыручы бала.("Respekt"/Милан Ярош)

Көндәлек тормыш: Сукырлар институтындагы балалар. (Ян Шибик)

Портрет номинациясендә беренче урын: "Украина инкыйлабындагы күпсанлы йөзләр" шәлкеменнән (Cesky Rozhlas/Филип Яндоурек)

Портрет номинациясендә икенче урын: Такси йөртүчене үтенгән өчен төрмәгә ябылган Любош Мико. (Mafra/Радек Калһоуш)

Хәбәрләрдәге кешеләр номинациясендә беренче урын: Андрей Киска Словакия президенты булып сайланырга җыена. (mono.sk/Томаш Һалаш)

Табигать һәм тирә-як мохит номинациясендә беренче урын: Ветеринария клиникасында этне су белән дәвалыйлар. ("Respekt"/Матей Странский)

Сәнгать номинациясендә беренче урын: Өлкәннәрнең бию кичәсе. (Михаель Һанке)