Внуковода машина йөртүчесе 21 декабрьгә кадәр сак астына алынды

Владимир Мартыненко

Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе бу атнада Внуково һава аланында очкыч казасына сәбәп булган дип саналган кардан чистарту машинасы йөртүчесе Владимир Мартыненконы 21 декабрьгә кадәр кулга алырга, дигән карар чыгарды. Машинаның "Фалькон-300" очкычына бәрелүе нәтиҗәсендә анда булган Total нефть концерны җитәкчесе Кристоф де Маржери һәм тагын өч кеше һәлак булды.

Тикшерүчеләр Мартыненконы мәхкәмә эшләре барганда сак астында тоту кирәк, дип белдерде. Хөкемдар аның һәлакәт вакытында эш урынында исерек булганы турында документ укыды.

Мартыненко адвокаты Александр Карабанов бу мәгълүматне кире кагып, мондый нәтиҗәнең казадан соң машина йөртүчесе белән сөйләшүдән соң гына ясалганын әйтте. Кан анализлары әлегә әзер түгел. Адвокат Мартыненконы бер миллион сум акча түләп сак астында өйдә тотырга тәкъдим иткән.

Мартыненко үзе тикшерүчеләр белән хезмәттәшлек итүдән баш тартмавын, бу кайгылы фаҗигага үзенең канташы булуын тануын белдерде.

Внуково һава аланы җитәкчесе Андрей Дьяков һәм урынбасары Сергей Солнцев вазифаларыннан китте.