Чаллыда татар телен яклап ялгыз пикетлар узды

Your browser doesn’t support HTML5

Русиянең асаба халыклар берләшмәсе Казан, Чаллы, Уфа, Чабаксар шәһәрләрендә асаба халыкларның телләрен яклап ялгыз пикетлар уздырды. 4 ноябрьдә үткән чарага чыгучылар әйтүенчә, ялгыз пикетлар өчен хакимияттән рөхсәт алу кирәк булмаганга алар милли телләрне яклауны шул рәвешле оештырырга булган. Чаллыда "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре Булат Гатин һәм Илмир Салих татар телен, мәгарифен яклап ялгыз пикетка чыкты.