Казанда Төрекмәнстан мәдәнияте көннәре

Your browser doesn’t support HTML5

4 ноябрьдә Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Төрекмәнстан сәнгатькәрләре оештырган зур концерт белән Татарстанда Төрекмәнстан мәдәнияте көннәренең рәсми ачылышы уздырылды. 5 ноябрьдә "Хәзинә" милли сәнгать галереясында Төрекмәнстан декоратив кул эшләнмәләре күргәзмәсе ачылды. Шулай ук бу көнне Милли китапханәдә ике республиканың интелегенция вәкилләренең очрашуы да узды. 6 ноябрьдә Габдулла Тукай исмендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында ике республиканың сәнгатькәрләре катнашында уртак концерт белән Төрекмәнстан мәдәнияте көннәре тәмамланачак.