Берлин диварының күтәрелүе һәм җимерелүе
1961 елның 13 августында Берлинның ике өлеше арасында чикләр ябылгач Бернауэр урамында төзүчеләр дивар күтәрә.
Бранденбург капкасы янында төзелеш эшләре. 20 ноябрь, 1961.
Көнбатыш Берлинда яшәүчеләр шәһәрнең американ контролендәге өлешендә Берлин диварының "Чарли чик капкасы" яныннан узып бара. Июль, 1963.
АКШ президенты Джон Кеннеди Көнбатыш Берлинда үзенең мәшһүр "Ich bin ein Berliner" (Мин берлинлымын) дигән сүзләрен әйтә. 26 июнь, 1963.
1968 елның июнендә чәнечкеле чыбыклар аша Бранденбург капкасы күренеше.
1968 елның июнендә төшерелгән фотода Берлин диварының мәшһүр "Чарли чик капкасы".
1968 елның июнендә Берлин диварының Көнчыгыш Берлин ягыннан төшерелгән фотосы.
Дөньяның төрле өлешләреннән Көнбатыш Берлинга килгән кешеләр диварга үзләре теләгән рәсемне төшерә һәм яза. Диварның хәрбиләр бик каты саклаган көнчыгыш өлеше буш килеш кала. Бу фото 1984 елның 29 апрелендә төшерелгән.
Диварның "Чарли чик капкасы" янында 1986 елның 18 июлендә төшерелгән фото.
1989 елның 9 ноябрендә Көнчыгыш Германия чикләренең ачылуы игълан ителгәннән соң Берлинда яшәүчеләр чүкечләр тотып диварны җимерергә Бранденбург капкасы янына килә.
1989 елның 9 ноябрендә Берлин диварының ачык капкасына Көнчыгыш Берлин ягыннан караш.
Көнчыгыш һәм Көнбатыш Берлинда яшәүчеләр кочаклашып күрешә. 10 ноябрь, 1989.
Көнчыгыш Германия трабантлары һәм Советлар Берлегеннән китерелгән жигулилар 1989 елның 11 ноябрендә яңа гына ачылган чик капкалары аша узып Бавариянең А9 юлыннан Көнбатыш Германиягә агыла.
Көнчыгыш Германия хәрбиләре 1989 елның 11 ноябрендә Потсдам мәйданы янында кешеләрне Берлин диварыннан бәреп төшерергә маташа.
1989 елның 12 ноябрендә Көнчыгыш Германия бульдозеры һәм краны Потсдам янында Берлин диварын җимерә.