Акмачеттә коммунистлар Сталин сурәтләре белән митингка чыкты

Your browser doesn’t support HTML5

7 ноябрьдә Кырым башкаласы Акмәчеттә Тренев паркында коммунистлар тарафдарлары Октябрь инкыйлабының 97 еллыгына багышланган урам җыенына чыкты. Кызыл әләмнәр, Ленин һәм Сталин сурәтләрен күтәргән берничә йөз кеше Ленин һәйкәленә чәчәкләр салды, урамнар буйлап коммунистик шигарләр кычкырып узды.