Айдар Фәйзрахманов: "Ансамбльдә эшләрлек студентлар тәрбияләнми"

Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле

Ноябрь башында Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле унбиш еллык юбилеен бәйрәм итте. Бүгенге болгавыр заманда милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне, халык авыз иҗатын саклау һәм аны тамашачы хозурына үтемле итеп җиткерү өчен нәрсә таләп ителә? Әлеге сорауга җавапны ансамбль җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов белән бергәләп эзләдек.

– Айдар әфәнде, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленә унбиш ел булды. Әгәр төптәнрәк уйлап карасаң, моны унбиш яшьлек баланың балигъ булу чорына әзерлек вакыты дип чагыштырып булыр иде. Ансамбль, чыннан да, бу чорны кичерәме? Бүген камиллеккә ирешү өчен нәрсә җитми?

– Камилләшүнең бит аның югары ноктасы юк. Филармониягә һәркөн диярлек дөньякүләм танылган төркемнәр килә. Әлеге чыгышларны караганнан соң бу ансамбльдән дә яхшырагы юктыр инде дип уйлыйсың, иртәгә тагын да кызыклырагы чыгыш ясый. Шушы көннәрдә генә "Лезгинка" ансамбле килеп китте. Шушы яшемә җитеп, андый камил ансамбльне күргәнем юк иде әле. Камиллекнең чиге шулдыр дип уйлыйсың, ә яңа ансамбльләрнең чыгышын күреп тагын бер кат шаккатасың.

Фольклор музыкасы ансамбленең ун ел элек чыгышлары да шулкадәр камил дәрәҗәдә тоела иде. Әмма заман белән кеше дә үзгәрә. Мин дә шулай ук. Заман белән җитәкченең дә таләпләре үзгәреш кичерә. Артка борылып карыйсың, эшләгән эшеңә бәя бирәсең. Узган эшкә салават дип, тагын да камилрәк эшләргә тырышасың. Фольклор музыкасы ансамблен кеше гомере белән чагыштырсаң, унбиш ел күп гомер дә кебек түгел. Әмма иҗат колективы өчен бик тә матур иҗади гомер бу. Монда меңәрләгән гастрольләр, балалар аудиториясе, киң тамашачы белән очрашулар, DVD, MP3 дискалар чыгару... Фольклор ансамбленең унбиш еллык эшчәнлегенә багышланган ике китап нәшер ителде. Монда 150гә якын җыр, 16 бию үрнәге, 11 музыкаль әсәр бирелгән. Болар бик зур хезмәт.

– Дәүләт ансамбльләре бездә әллә ни күп түгел. Фольклор музыкасы ансамблен еш кына Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән чагыштырырга яраталар. Фольклор ансамбле адресына еш кына тәнкыйть сүзләре дә ишетергә туры килә. Ансамбль элеккеге традицияләрне күздә тотып, гореф-гадәтләрне, йолаларны сәхнәгә ничек бар шул килеш тамашачы хозурына тапшырырга тиеш. Заманлашкан җыр-биюләр, ялтыравыклы күлмәкләр аларга төс түгел, диләр. Бүген ничек алтын урталыкны сайларга?

– Бу кайбер надан кешеләрнең гайбәте инде. Мәсәлән, татар халкы гомер-гомергә иген иккән. Әмма бүген игенне элеккеге кебек тубалга тутырып чәчмибез, урак белән урмыйбыз бит. Комбайннар белән җыеп алабыз. Бу да фольклор. Хәзерге вакытта читек-кәвешләребезне, күлмәкләребезне кул энәсе белән текмибез. Сәнгатьтә дә шул ук вәзгыять бит инде. Чыннан да, мондый сүзләрне ишетергә туры килә.

Без - аутентичный фольклор ансамбле түгел, элек кигән күлмәкләрне ничек бар шул килеш сәхнәдән күрсәтә, әбиләрне чит илләргә алып бара алмыйм. Дөрес, без - фольклор нингезендә эшләүче ансамбль. Мин халык авыз иҗатын шулкадәр нык тоям. Ансамбльгә уңга яки сулга талпынырга ирек куймаячакмын. Халык авыз иҗатын тойган авыл баласы буларак, ничек сәхнәгә куясым килә, шулай тамашачыга хозурына тапшырам. Әмма асылыбыздан читкә тайпылмыйм. Безнең киемнәребез матур, зәвыклы итеп тегелгән, әмма аның нигезендә халык бизәкләре ята. Шул ук читек-кәвешләребез дә милли бизәкләр белән баетылган. Хәзер борынгы тальян гармуннар сәхнәдә булырга тиеш дип кенә аларны тамашачыга күрсәтә алмыйбыз. Чөнки алар бүген калмады.

Гармун ясаучы осталарның тальяннары белән уйныйбыз. Татар халкының җыр-биюләре, киемнәре, читек кәвешләре менә шундый булган, дип горурланып, башка милләтләргә тәкъдим итәбез, танытабыз. Татар дәүләт фольклор музыкасы ансамбле кебек үзгә төркем бөтен Русия күләмендә дә юк. Уналты кешедән торган кечкенә генә төркемдә биюләр дә, җырлыйлар да, уен коралларында да уйныйлар һәм итәгатьле итеп тамашачыга тәкъдим дә итә беләләр. Безнең чыгышларда күңелгә тия торган мәзәкләр, ниндидер уйдырмалар юк.

– Ансамбльдә эшләүче егет-кызлар җырларга, биергә, уен коралларында уйнарга, кыскасы, бөтен яктан килгән булырга тиеш. Әмма менә шул камиллеккә ирешкәч кенә җырчылар эстрадага китә дә бара. Кайвакыт бу ансамбльнең чыгышларында да сизелә. Төркемдә җырчыларга кытлык кичергән вакытлар булмыймы?

Айдар Фәйзрахманов

– Беләсезме, эстрадага киткән җырчы урынына тагын да булганрагын, талантлырагын сайлап аласың. Бүгенге көндә менә шундый процесс бармаса, ансамбль югалырга тиеш инде. Әйтик, унөч ел буе мин җитәкләгән коллективтан 36 кеше китте. Бу инде ике ансамбльлек җырчы киткән дигән сүз. Ләкин бирегә килергә теләүчеләр дә шактый. Киткән егет-кызлар арасыннан кире кайтырга теләүчеләр дә күп. Мин җырчыларны сайлап алганда иң беренче аның тәртибенә карыйм. Тәртип булмаса, бер җирдә дә уңышка ирешеп булмый. Иҗат коллективларының барысында да, гаскәр сафында да шулай ул. Әгәр тәртип юк икән, гаскәр җиңелүгә дучар була. Татар халкын бик зур халык итеп күзалласак та, мөмкинлекләре зур түгел.

Бүген музыка уку йортларында безнең ансамльдә эшләрлек студентлар тәрбияләнми. Күргәнегезчә, алар җырларга, биергә, уен коралларында да уйный белергә тиеш. Моның өчен балачактан ук тәрбия бирергә кирәк. Шул ук вакытта балалар фольклор ансамбльләрен булдыру турында да сүз алып барырга вакыт җиткәндер. Музыка уку йортларында фольклор ансамблендә эшләрлек егет-кызларны укытып чыгару зарур. Әлбәттә, бу мәсьәләләрне һәрдаим күтәрәм. Әйтү бер хәл, ләкин әлеге фикерне күтәреп алып тормышка ашыру кирәк. Бу - четерекле проблемаларның берсе. Шул вакытта фольклор ансамбле берәү генә түгел, ә берничә булачак. Ул шулай булырга тиеш тә. Алар күбрәк булган саен, милләтебезне саклап калуда мөмкинлекләр дә зуррак булачак.

– Җырчылар әзерләү турында сүз кузгаттыгыз. Бер караганда, Казан мәдәният һәм сәнгать университеты, консерватория, федераль уку йортларында бу белгечләрне әзерлиләр кебек. Аларда сайлап алырлык җырчылар юкмыни?

– Мин бөтен яктан да килгән артистлар әзерләү турында әйтәм. Төрле уен коралларында уйнаучы, шул ук вакытта хореография ягыннан да көчле булган җырчылар хакында сүз алып барам. Бәлки махсус кафедра ачып җибәрергә кирәктер.

– Яшерен-батырын түгел, кайвакыт фонограммага да җырларга туры килә. Сезгә бу турыда канун да чыкты, ниндидер чикләүләр дә булды кебек. Әмма әлеге тәкъдимне күпләр колак артыннан гына уздырып җибәрде. Бүген фольклор ансамбле теләсә кайсы сәхнәдә, теләсә кайсы һава торышында да җырлый алырлык дәрәҗәдәме? Бәлки бездә тиешле тавыш көйләү җиһазлары юктыр?

– Моны күзаллавы бик җайлы. Мәсәлән, тере тавышка җырлау артист һәм тамашачы өчен дә иң кыйммәтле, матур мизгелләрнең берсе. Ләкин кайвакыт техник сәбәпләр аркасында, ачык һавада, стадионнарда мондый халәткә ирешү бик авыр. Ансамбльдәге артистларга бигрәк тә, чөнки һәрберсенә бер микрофон булырга, үзен ишетү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылырга тиеш. Ансамбльдә җырчылар 99 процент тере тавышка җырларга тырыша. Без тереләй җырларга тулысынча әзер. Фольклор музыкасы ансамбленең төп максаты - тере музыка, тере тамашачы белән аралашу. Безнең бер генә концертыбыз да фонограммага нигезләнеп үтми. Юбилей концертын да әйтеп узасым килә, ул шулкадәр тамашачының күңеленә хуш килде. Моны килгән кунакларның фикерләреннән дә белергә мөмкин иде.

– Айдар әфәнде, чит төбәктәге фольклор ансамбльләре белән дә даими концертлар оештырып киләсез. Алардан үрнәк алырлык яклар бармы? Әллә алар бездән нәрсәдер өйрәнәме?

– Һәр ике як та үзен яңалыклар белән баетып тора. Бигрәк тә "Айкай" удмурт җыр театры күңелемә хуш килә. Бу иҗат коллективы утыз елдан артык эшли инде. Дөньякүләм фестивальләрдә катнашалар. Алар безнең ансамбльгә бик якын. Әмма аларның җырчылары безнең егет-кызларга караганда ике тапкыр күбрәк. "Айкай"ның җырчылары, биючеләре, уен коралларында уйнаучылары аерым. Удмурт ансамблендә аутентичность сакланган. Ләкин алар безнең ансамбльдән нәзакәтлелекне, яшьлекне үрнәк итеп ала. Мондый теләктәшлек булганда, иҗат камилләшә, тулылына гына.

Алга таба да традицион концертларны дәвам итәргә уйлыйбыз. Киләчәктә Кавказ халыклары белән бергәләп концертлар оештырырга телим. Идел буе төбәкләрендә яшәүче халыкларның ансамбльләре белән мондый тамашачылар әзерләдек инде. Алга таба иң югары дәрәҗәдә иҗат итүче төркемнәр белән кулга-кул тотынып эшләргә исәп бар.

Алсу Хәсәнова
журналист, Казан