Русия иминлек шурасы секретаре киңәшмәсендә Миңнеханов та катнашты

Рөстәм Миңнеханов

11 ноябрьдә Уфада Русия иминлек шурасы секретаре Николай Патрушев үткәргән киңәшмәдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Иминлек шурасы сайтында хәбәр ителгәнчә, бу чара вакытында Идел буе федераль бүлгесендәге халыкны нурланыштан, химик һәм биологик куркынычтан саклау мәсьәләсе дә тикшерелгән.