Русия Польшаның берничә дипломатын илдән җибәрде

Русия тышкы эшләр министрлыгы

Русия тышкы эшләр министрлыгының мәгълүмат департаменты белдерүенчә, дәрәҗәләренә туры килгән эшчәнлек белән шөгыльләнмәгәнгә Польшаның берничә дипломаты Русиядән чыгарып җибәрелгән. Министрлык бу хәлне Польша Русия дипломатларын чыгарып җибәргәнгә җавап булды дип белдерә.

Октябрь уртасында Польшада Русиягә шымчылыкта шикләнелгән ике кеше тоткарланган иде. Аларның берсе – Польша армиясе подполковнигы, саклану министрлыгы хезмәткәре яшерен мәгълүмат белән таныша алган. Польша махсус хезмәте белдерүенчә, ул Варшаудагы илчелектә эшләүче Русия күзләү идарәсе хезмәткәрләре белән очрашкан һәм алардан акча алган.

Икенчесе – Русия һәм Польша ватандашлыгына ия яшь юрист энергетикага кагылган сораулар белән кызыксынган. Икътисад белән шөгыльләнүче бер министрлыкка эшкә урнашырга теләгәч, аны тоткарлыйлар.