Рим папасы Истанбулда Солтан Әхмәт мәчетендә дога кылды

Әнкарада президент сараенда Рим папасын каршы алу тантанасы

Төркиядә сәфәрдә булган Рим папасы Франциск Истанбул мөфтие Рәхми Ялан белән бергә Солтан Әхмәт мәчетендә гыйбәдәт кылды. Бүген ул шулай ук 15 гасырлык тарихы булган Изге София гыйбәдәт йортында булды. Православ чиркәвеннән 15 гасырда мәчеткә әйләндерелгән бу дин йорты бүгенге көндә музей буларак билгеле.

Католиклар башлыгы бүген Истанбулда Константинополь православ чиркәве башлыгы партриарх Варфоломей I белән очрашты.

Сәфәр динара диалог булдыру өчен оештырылган. Кичә Әнкарада Рим папасы Франциск Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән очрашты. Франциск "Ислам дәүләте" өчен сугышучы радикаль төркемнең гамәлләрен тәнкыйтьләп, "барлык дин тотучылар аңлашылмаучанлык һәм дискриминациягә китергән фанатизм һәм фундаментализмга каршы торырга тиеш" диде.