Русиядә доллар 52 сумнан артты

Мәскәү биржасы ачылгач та долларны 52 сумнан артыгракка саттылар. 1 декабрьдә доллар янә рекорд куйды.

Еврога да бәя үсте. Мәскәү вакыты белән 10 сәгать 10 минутта евро 64 сум 71 тиеннән артыграк иде.

Нефтькә бәяләр төшү сүрәтендә доллар белән евроның да бәяләре күтәрелде. 1 декабрь төнендә Лондондагы биржада электрон сәүдә ачылганда бер мичкә нефтьне 68,28 долларга саттылар. Аннары төшкә таба әзрәк күтәрелеп ул 68,30 доллар булды.