Эболадан җиде мең кеше үлде

Көнбатыш Африканың берничә илендә Эбола кизүеннән җиде кең кеше үлгән. БМОның Эбола таралуны туктату миссиясе башлыгы Энтони Банбери, кизүнең таралу куркынычы әлегә кала, дип белдерде.

Өч ил: Гвинея, Либерия һәм Сьерра-Леон Эбола йоктыручылар һәм бу авырудан үлүчеләр саны белән Африкадагы башка илләрдән аерылып тора.

Эбола кизүе 2014 елның март аенда Гвинеянең көньяк-көнчыгышында кискен тарала башлады. Бу авыру 1976 елда Заирдагы (Конго) Эбола елгасы буенда килеп чыга, моңа кадәр булган 20 кизү вакытында мең ярымнан артык кеше үлә.