Мәхкәмә "Башнефть" акцияләрен кулга алу карарын көчендә калдырды

Мәскәүнең арбитраж мәхкәмәсе, "!Система" гаризасы булуга кармастан, "Башнефть" акцияләрен кулга алу карарын көчендә калдырды. Бк хакта РИА Новости хәбәр итә.

Хөкемдар мәхкәмәнең элекке карары көчкә кергәч, 8 декабрьдә "Система"га тагын шундый ук гариза язарга тәкъдим иткән. Элекке мәхкәмә утырышында акцияләрне дәүләткә алу карары чыгарылган иде.

"Система" вәкиле белдерүенчә, алар 2 ноябрьдә булган мәхкәмәгә язган гаризалары белән "акцияләр кулга алынган булганга күрә, дәүләткә тапшыру өчен, бу карарны юкка чыгару кирәклеген искә төшерергә теләгәннәр".

"Система" Росимуществоның "Башнефть" акцияләрен күчерү өчен хисап ачканлыгын да белдерде.