Русиядә Владимир Путинның 1918 елдан соң да президент булуын теләүчеләр ике тапкыр арткан.
"Левада" ноябрь ахырында халык фикерен белешү уздырган. Сораштырганнарның 58%ы "Путинның президентлыгы беткәч яңа вакытка аны яңадан президент итеп күрергә телисезме" дигән сорауга уңай җавап биргән. Бер ел элек бу күрсәткеч 33% булган.
Шул ук вакытта 19% русияле башка кешенең президент булуын тели. 22% кеше әлеге сорауга җавап бирергә кыенсынган.
Сораштыру вакытында "Алдагы дүрт елда Путинны президент дәрәҗәсендә алыштырырдай лидер барлыкка килерме?" дигән сорау да куелган. 34% моны мөмкин хәл дип, 35% җавап бирергә кыенсынган, ә калганнар андый лидер үсеп чыгуына шик белдергән.
Фикер белешүдә катнашкан 60% кеше җитәкчеләр демократик сайлауларда әледән-әле бер-берсен алыштырып торырга тиеш дигән фикер белдергән.
"Левада" директоры Лев Гудков халыкның "хакимияткә дәгъвасы бетмәде", ә вакытлыча гына "алар куш тырнаклар эченә керде" дип белдерә. Социолог фикеренчә, Кырымны кушу һәм Украинага каршы кампания вазгыятьне үзгәрткән, президент үзен массалар көткәнчә тоткан.