Зәйдәге шикәр заводында пешкән өч эшче дә үлгән

"Зәй шикәре" ачык акционерлык җәмгыяте заводында 5 декабрь көнне пешкән өч эшче дә үлгән. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы белдерә.

Зур савыт авызын ачып җибәргән вакытта бу өч эшче сүндерелгән известь эремәсенә пешкән булган. Аларны авыр хәлдә Зәйдәге хастаханәгә китергән иделәр.