Казанда Русия шахмат беренчелеге мизгелләре

Русиянең 64нче шахмат чемпионатында Казан исеменнән чыгыш ясаучы Алисә Галләмова һәм Мәскәү кызы Валентина Гунина соңгы хәлиткеч уенда.

Казанда узган Русиянең шахмат чемпионатында соңгы уенда Алисә Галләмованы җиңгән Валентина Гунина матчтан соң тамашачыларга шахмат комбинацияләрен аңлата.

Русиянең 2014 елгы шамхат чемпионы Валентина Гунина.

Махсус залда тамашачыларга шахмат партияләре күрсәтелеп һәм йөрешләр анализлап барылды.

Шахмат чемпионаты барышында балалар да үзара шахмат уйнады.

Казандагы шахмат чемпионатында һәр партия электрон такталарда күрсәтелеп барылды.

Шахмат чемпионаты үткән Казандагы "Хәзинә" милли сәнгать галереясында фарфордан эшләнгән шахмат фигуралары.

Атаклы татар шахматчысы, гроссмейстер Рәшит Нәҗметдиновның фотосы һәм шахмат тактасы күргәзмәдә.

Рәшит Нәҗметдиновның Советлар берлегенең атказанган спорт остасы исемен дәлилләүче документ.

Шахмат беренчлеген караучы тамашачылар.