Азатлык тәкъдим итә: "Яңа Кырым" (II кисәк)

Your browser doesn’t support HTML5

Азатлык радиосы үзенең махсус проектын тәкъдим итә – "Яңа Кырым" документаль фильмы. Кырымның аннексияләнүенә ярты елдан артык вакыт узгач, безнең хәбәрчеләр Илдар Габидуллин һәм Ильяс Гафаров ярымутрауга барып әлеге картинаны төшерделәр. Русия ярымутрауны үзенә кушкач анда нинди үзгәрешләр булды? Аеруча кырымтатар халкы тормышы ничек үзгәрде? Журналистларыбыз шушы сорауларга җавап табарга тырышты. Бүген игътибарыгызга ике бүлектәге "Яңа Кырым" фильмының икенче өлешен тәкъдим итәбез.