Нәбиуллина банк процентын инфляцияне киметү өчен күтәргән

Русия Үзәк банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина

Русия Үзәк банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина "Россия 24" каналына әңгәмәдә банк процентын күтәрү карарын рубль бәясе төшүеннән булган зыянны киметү максаты белән аңлатты.

Узган төндә банк проценты 10.5%тән 17%ка кадәр күтәрелде. Банк рәисе бу адымның инфляцияне киметәчәген фаразлый. Валюта базарына бу карарның туры йогынтысы булмаячак ди Нәбиуллина.

Үзәк банкының процентларны күтәрүе коммерция банкларында да процентларны арттырачак. "Халык өчен акчаны рубльдә саклауның файдасы булачак" диде Нәбиуллина.