Русия президенты Владимир Путин елга нәтиҗә ясауга багышланган матбугат очрашуында журналистлар сорауларына җавап биреп, Русия икътисадындагы авырлыклар Кырым аннексиясенә бәйле түгел диде. Аның сүзләренә караганда, проблемаларның 25-30% гына санкцияләр белән бәйле.
"Эш Кырымда түгел. Без бәйсезлек һәм үзебезнең абруйны яклыйбыз. Мексикадан Техасны тартып алу - гаделсезлек булыр иде. Үз җиребездә хуҗа булу - гаделсезлекме?", диде Путин.
Русия президенты очрашу башында еллык бюджетта профицит белән булачак, яңа туган балалар саны артты, тулаем икътисади үсеш 0.7% диде.