Казанда җәмәгать транспорты бәяләре күтәрелергә мөмкин

Казандагы җәмәгать транспортына 1 гыйнвардан бәя күтәрелергә мөмкин. Бу хакта "Вечерняя Казань" яза. Шәһәр хакимияте транспортчыларның бу теләген хуплаган.

Татарстандагы тарифлар комитетының матбугат хезмәте вәкиле Алинә Шәмсетдинова сүзләренчә, 13 тарнспорт ширкәте, шул исәптән, "Метроэлктронас" та 7,1%ка билет бәяләрен арттыру үтенечен Казан башкарма комитетына җибәргән.