Казанның Иске татар бистәсендә панк-клуб ачылды

Your browser doesn’t support HTML5

20 декабрьдә Казанның Иске татар бистәсендә гадәти булмаган социо-мәдәни вакыйга булды. Мәрҗәни мәчете янындагы Зәйни Солтан урамында Hungry Boar (ач кабан) дип аталган панк-клуб ачылды. Ачылу сәбәбе белән үткән концертта исә Казанның 6 панк, метал һәм хардкор төркемнәре чыгыш ясады.