Чаллы активистлары милли мәгариф хәлен тикшерде

Your browser doesn’t support HTML5

19 декабрь Чаллыда милли хәрәкәт вәкилләре милли мәгарифкә багышланган фикер алышу үткәрде. Анда шәһәр мәктәпләрендә татарча укытуның торышы тәнкыйть ителде, бу юнәлештә алгарышны булдыру өчен тәкъдимнәр әйтелде. Сөйләшүдә Милли Мәҗлес депутаты Фаик Таҗиев, Бөтендөнья төрки яшьләре берлегенең шәрәфле президенты Тәлгать Әхмәдишин, “Азатлык” татар яшьләре оешмасы әгъзалары Дамир Шәйхетдин, Әмирхан Евграфов катнашты.