Чистайдан мөселман Рәис Шәйдуллинның җинаять эше мәхкәмәдә карала башлады

Бүген Татарстанның югары мәхкәмәсендә Чистайдан 36 яшьлек Рәис Шәйдуллинның җинаять эшен карау башланды. Ул террор оешмасында катнашуда гаепләнә.

Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, имеш ул кергән оешма Татарстанда терактлар уздырырга ниятләгән. Шәйдуллин халыкара эзләүдә булган төркемнең җитәкчесенә булышкан һәм аны хокук саклаучылардан яшергән.

Моннан тыш ул кулдан эшләнгән шартлаткычларны йөртү һәм саклауда гаепләнә.