Азат Европа/Азатлык радиосының Бакы бюросында тентү бара [ВИДЕО]

Your browser doesn’t support HTML5

Азат Европа/Азатлык радиосының Бакы бюросында тентү

Бүген җирле вакыт белән 10.30да баш прокуратура хезмәткәрләре Азат Европа/Азатлык радиосы азәрбайҗан редакциясенең (Азадлыг радиосы) Бакыдагы бюросына килеп тентү башлаган. Алар тентүгә рөхсәт кәгазе күрсәткән һәм cейфны ачтырып, андагы документларны, мөһерне алганнар.

Барлык эчке телефоннар һәм интернет сүндерелгән. Бюро хезмәткәрләренә компьютер янына килергә рөхсәт ителми, аларга бинадан чыгарга кушылган.

Тентүдә прокуратура үзе белән алып килгән шаһитлар катнаша. Радио адвокаты Ялчын Иманов таләбе белән шаһит буларак тентүгә Азатлыг радиосының ике хезмәткәре кушылган.

Азат Европа/Азатлык радиосының Бакы бюросында тентү