2014 елның мизгелләре

Украинаның Европа берлеге белән якынаюы тарафдарлары 1 гыйнварда Киевтагы Бәйсезлек мәйданында яңа елга керүне бәйрәм итә. 2013нең ноябрь аенда башланган "Евромайдан" протестлары нәтиҗәсендә 2014 елның февраль ахырында Украина президенты Виктор Янукович илдән Русиягә качып китте.

Чикагодагы Мичиган күле ярлары салкын һавада боз белән капланды, 6 гыйнвар.

Сүриянең Алеппо шәһәрендә өйләр бомбаланганда бер кеше малайны күтәреп йөгерә. 21 гыйнвар.

Әфганстанның Нангарар виләятендә полиция рейды нәтиҗәсендә кулга алынган Талибан сугышчылары, шул исәптән ике хатын-кыз, һәм аларның кораллары, 4 февраль.

7 февральдә Босниянең Тузла шәһәрендә бер кеше ут капкан бинадан чыгып бара. Илдәге эшсезлеккә һәм сәяси өметсезлеккә протест белдерүче демонстрациячеләр берничә көн дәвам иткән чуалышлар вакытында бу бинага ут төртте һәм полиция белән бәрелеште.

7 февральдә Сочида Кышкы Олимпия уеннары ачылышында биш Олимпия божрасының берсе тиешенчә ачыла алмады.

19 февральдә Сочида протест белдерүче Pussy Riot активистларына, шул исәптән Надежда Толоконниковага урыс казагы һөҗүм итә.

21 февральдә Киев үзәгендәге баррикадаларның берсе янында ясап куелган карачкы. Демонстрациячеләр белән милиция арасында каты бәрелешләр барган арада президент Виктор Янукович илдән качып китте һәм парламент аны вазифадан төшерү турында карар чыгарды.

Русиядән килгән Александр Эмереев (с) һәм Дмитрий Зайцев (у) 25 февральдә Аргентинаның Буэнос-Айрес шәһәрендә өйләнешүләрен бәйрәм итә. Русиядә бер җенесле өйләнешүләр рөхсәт ителми һәм гейларны эзәрлекләүләр көчәя бара.

27 февральдә Вена опера балының ачылыш тантанасы.

17 мартта Нәүрүз бәйрәме алдыннан Бишкәктә кыргыз җайдаклары көкпар уены уйный.

Аннексияләнгән Кырымның Кәфә (Феодосия) шәһәре янында 24 мартта бер машина Русия әләмен җилфердәтеп бара.

Русиянең Ерак Көнчыгышындагы Фокино шәһәрендә атом калдыкларын эшкәртү корылмасы янында сафтан чыккан су асты көймәләре калдыклары, 28 март.

5 апрельдә Әфганстанның Мазар-и-Шәриф шәһәрендә президент сайлауга килгән хатын-кызлар. Илдә Талибан хакимияте бәреп төшерелгәннән соң беренче мәртәбә хакимият алмашы бу сайлау нәтиҗәсендә демократик рәвештә узды, икенче тур сайлауда Әшрәф Гани җиңеп президент вазифасына кереште.

 6 апрельдә Маҗарстанда Виктор Орбанга тагын дүрт елга хакимияттә калу мөмкинлеге биргән парламент сайлавында Будапешт янындагы Вересегыһаза авылы хатыннары тавыш бирә.

1915 елда Госманлы империясендә әрмәннәрнең күпләп үтерелүен искә алучы әрмәннәр 23 апрельдә Ереванда Төркия әләмен яндыра.

30 апрельдә Багдадта парламент сайлавында тавыш биргән Гыйрак хатын-кызлары буяулап  тамгаланган бармаклары белән җиңү билгесен күрсәтә.

Трансвестит җырчы Кончита Вурст Евровидениедә җиңүенең икенче көнендә, 11 майда Венада журналистлар белән очраша.

Төркиянең көнбатышындагы Маниса шәһәре янында шахтада булган шартлаудан соң 13 майда коткарылган кешене атасы үбә.

Босниядә соңгы йөз елдан артык чордагы иң яман су басулар вакытында Топчич Полйе авылы кешеләрен тракторлар белән коткаралар, 16 май.

16 майда Чечнянең Аргун шәһәрендә яңа мәчет ачуны ут тамашалары белән бәйрәм итәләр. Бу мәчет тә Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның атасы Әхмәт Кадыров исеме белән аталды.

Британиянең элекке Тугызынчы парашютчылар хәрби бүлеге хезмәткәре Фред Гловер 5 июньдә Нормандиядә D-көненең 70 еллык юбилее уңаеннан парашютчылар төшерүне күзәтә.

10 июньдә Пакстандагы Карачи шәһәренең Җинна халыкара һава аланы Талибан һөҗүменнән соң. Ул һөҗүмдә кимендә 27 кеше һәлак булды.

10 июльдә Сүриянең Алеппо шәһәрендә бомба чокырына җыелган суда малайлар коена. Бу чокырлар Сүрия хөкүмәт көчләре бомбалавы нәтиҗәсендә барлыкка килде, диләр.

11 июльдә Босниянең Сребреница шәһәрендә 1995 елда серб көчләре тарафыннан үтерелгән меңнәрчә мөселманны каберлекке килеп искә алалар.

17 июльдә Украинаның Русия яклы сепаратистлар кулындагы өлешендә бәреп төшерелгән Малайзия очкычы калдыклары арасында бер кеше йөри. Очкычтагы 298 кешенең барысы да һәлак булды.

Рамазан аенда Бакуның Дадаш мәчетенә җыелган мөселманнар, 21 июль.

Газзә шәһәрендә Израил һава һөҗүме нәтиҗәсендә җимерелгән йортлар хәрабәләре атышлар вакытлыча туктатылып торган 26 июльдә.

7 августта Киевның Бәйсезлек мәйданында активистлар белән милиция арасындагы бәрелешләр вакытында православ дин әһеле машина көпчәкләре ата

11 августта Косовоның Гьяково шәһәрендә оештырылган ярышта бер кеше 22 метр биеклектәге күпердән суга чума.

13 августта Кытайның Чжецзян виләятендәге Кыянтаң елгасында ташкын нәтиҗәсендә барлыкка килгән дулкын кешеләр өстенә ябырыла.

11 августта Гыйрактагы Язиди азчылыгы вәкилләр Ислам дәүләте сугышчылары һөҗүменнән Сүриягә таба кача.

21 августта АКШның Фергусен шәһәрендә иминлек сакчылары полициянең кара тәнле Майкл Браунны атып үтерүенә протест белдерүчеләрне калкулыктан күзәтә.

26 августта Донецкида Украина көчләре белән сепаратист сугышчылар арасындагы бәрелешләр вакытында бер өйнең кухнясындагы өстәл.

7 сентябрьдә Беларусның Мински янындагы Озерко авылында традицион бәйрәмдә кешеләр бии һәм салам атыша.

Русиянең Союз галәм капсулы 11 сентябрьдә Казакъстанның Җизказган шәһәре янына төшкәннән соң аның тәрәзәсеннән Халыкара галәм станциясендә алты ай эшләп кайткан Русия космонавты Олег Артемьев карап тора.

17 сентябрьдә Сербиянең Текия авылына сил төшкәннән соң түбәсенә кадәр диярлек күмелеп калган машина.

21 сентябрьдә Ставропольдә азык-төлек ярминкәсендә кибет арбалары янында милли киемдәге хатын-кызлар бии. Мәскәүнең Украинадагы гамәлләренә каршы Көнбатыш чикләүләренә җавап итеп Русия хакимиятләре илгә читтән китерелүче күп кенә азык төлекне тыйды.

24 сентябрьдә Грузия башкаласы Тифлис янындагы Гудаури авылында кышкы спорт комплексы корылмасында бер хатын кызы белән уйный.

25 сентябрьдә Либерия башкаласы Монровиянең ярлылар бистәсендә Эбола авыруы турында кисәтүче язу. Бу бистә Африканың көнбатышында эболадан иң зур зыян күргән урыннарның берсе булды.

26 сентябрьдә Көньяк Кореяның Инчеон шәһәрендә 17нче Азия уеннары вакытында хатын-кыз гимнастларның трамплин ярышында Үзбәкстан атлеты Екатерина Хилко чыгышы берничә фотоны берләштергән сурәттә шулай күренә.

22 октябрьдә Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Мурситпинар авылы кешеләре чикнең Сүрия ягындагы Кобани шәһәренә һава һөҗүмен күзәтә. Көрдләрнең пешмерга көчләре бу шәһәр өчен Ислам дәүләте сугышчылары белән бәрелеште.

28 октябрьдә Һоң-Коңда демократия яклы демонстрациячеләр протест чаралары башлануга бер ай тулу көнендә узган җыенда бу протестларның билгесенә әверелгән шәмсияләр тотып тора.

28 октябрьдә Пакстанның Карачи шәһәрендә диңгез ярында кызлар таблет белән фотога төшерә.

29 октябьдә Донбасстагы парламент сайлавы вакытында алдан тавыш бирү тартмасын Русия яклы сугышчы саклый. 2 ноябрьдә узган бу сайлауны бер ил дә танымады.

5 ноябрьдә Әфганстанның Җалалабад шәһәре янында мәктәп укучылары тышта белем ала.

9 ноябрьдә Берлин диварының җимерелүенә 25 ел тулган көннәрдә бер кыз бала Бернауэр Штрассе урамында Берлин диварына чәчәк куя.

15 ноябрьдә Австралиянең Брисбен шәһәрендә G20 төркеме илләренең җитәкчеләре саммитның ачылу тантанасында.

17 ноябрьдә Прагада коммунистик хакимияткә каршы Хәтфә инкыйлабының 25 еллыгын искә алырга җыелган демонстрациячеләр Чехия президенты Милош Земанга кызыл карта күрсәтә. Демонстрациячеләр Земанның Русия, Кытай һәм башка илләрдәге кеше хокукларына артын куеп Мәскәүгә таба борылуына ризасызлык белдерде.

21 ноябрьдә Казанда Türkvizyon төрки җыр бәйгесенең йомгаклау өлеше узды. Анда Казакъстаннан Жанар Дугалова җиңеп чыкты. Жанар Казакъстан әләмен күтәреп Рәхмәт сиңа, Казан! Яратам сине, Казакъстан!", дип рәхмәтләрен җиткерде.

28 ноябрьдә Непалның Барияпур шәһәрендә корбан итеп чалынган сыерлар. Һиндуларның биш елга бер уза торган бу бәйрәмендә дөньяда иң зур колбан чалу йоласы уза.

Грозныйда 4 декабрьдәге атышлар вакытында яндырылган базар. Бу атышларда 14 полиция хезмәткәре һәм ун сугышчы һәлак булды.

7 декабрьдә Алматыда хәер сорашып торучы хатын яныннан күгәрченнәр очып бара.

Пакстандагы мәгариф активисты Малала Йосыфзаи Ослода Нобель тынычлык бүләген алыр алдыннан дуслары һәм көрәштәшләре белән. Талибан һөҗүмендә яраланган Малала быелгы Нобель тынычлык бүләген Һиндстанда кеше хокуклары өчен көрәшүче Кайлаш Сатьярти белән бүлеште.

Һиндстанның төньягындагы Амритсар шәһәрендә мәктәп укучылары Пешавардагы мәктәптә  Талибан һөҗүмендә һәлак булганнар хөрмәтенә шәмнәр яндыра. Әлеге һөҗүмдә кимендә 141 кеше һәлак булды, аларның күпчелеге укучылар иде.