Грециянең Корфу утравы янында якшәмбедән бирле янган паромда дүшәмбе иртән дә 160лап кеше кала иде. 500 кешенең күпчелеге коткарылган, әмма каты җил һәм диңгезнең дулкынлы булуы сәбәпле коткару эшләре озакка сузыла. Кимендә бер кеше һәлак булган.
Якшәмбе көнне Италиянең Norman Atlantic паромында ут чыга. Грециянең Патрас шәһәреннән Италиянең Анкона каласына юл тоткан бу көймәдә 422 юлчы һәм 56 кешелек экипаж була.