Казанда көчле кар яуды

Your browser doesn’t support HTML5

28-29 декабрьдә Казанга көчле кар-буран килеп шәһәр урамнарын һәм ишегалларын кар каплады. Татарстан башкаласының торак коммуналь хезмәтләре шәһәрне кардан чистарту белән мәшгуль. Казанның тышкы төзекләндерү идарәсе хәбәр иткәнчә, ике көндә башкаладан ун мең тоннага якын кар түгелгән.