Парижда һөҗүмнән соң коткаручылар корбаннарны чыгара

Your browser doesn’t support HTML5

7 гыйнвар Парижда Charlie Hebdo исемле сатира журналы офисына һөҗүмдә унике кешенең һәлак булуы һәм тагын ун кешенең яралануы турында хәбәр ителде. Франция президенты Франсуа Олланд бу хәлне террор гамәле дип бәяләде. Элегрәк бу басманың Мөхәммәд пәйгамбәрне мыскыл иткән рәсемнәрне бастырганы бар иде. 2011 елның ноябрендә журнал тышлыгында Мөхәммәт пәйгамбәр карикатурасы бастырылганнан соң, редакциягә яндыргыч ташлаганнар иде. Узган ел журнал Мөхәммәд пәйгамбәр турында комикс китабын чыгарды.