Миллионнан артык мигрант Русиягә керә алмаячак

Русиядә яшәү өчен кануни саналган 90 көннән күбрәк торучы мигрантлар берничә ел дәвамында илгә керә алмаячак. Әлеге хәл 10 гыйнварда канунга кертелгән төзәтмәләргә бәйле. Бу хакта «Инткерфакс»ка федераль миграция хезмәте башлыгы Константин Ромадановский белдерде.

Канунга кертелгән төзәтмәләргә күрә, 120 көннән артык торучылар Русиягә өч ел, ә 270 көннән артык торучылар биш елга кертелмәячәк. Әгәр инде бер елдан артык торган булса 10 ел керә алмаячак.

Миграция хезмәте Русиядә өч миллионга якын чит ил кешесе канунсыз яши дип саный. Аларның күпчелеге Үзәк Азия илләреннән. Шул ук вакытта килүчеләрнең миллионнан артыгы инде кануни булган вакытны бер ел яки аннан да күбрәккә арттырган.