Җәмилевне Кырымга кертмәү эшен мәхкәмә гыйнварда караячак

Мәскәүнең Басман район мәхкәмәсе кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилевның шикаятен 22 гыйнварда караячак. Җәмилев федераль миграция хезмәте карары нигезендә, үзен Кырымга керүне тыю кануни түгел дип саный.

Бу хакта Твиттердагы үз битендә адвокат Марк Фейгин белдерде.

«Мин мәхкәмәдән җавап алдым. Мәхкәмә булачак», диелгән анда һәм мәхкәмәдән килгән кәгазь беркетелгән.

Кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев 3 май көнне Әрмәни базар (Армянск) чик буе ноктасында Кырымга кертелмәде. Чик буе хезмәте аңа 22 апрель көнне Кырымнан чыгып киткәндә биш елга керү тыелу турында кәгазь тапшырылуы белән аңлатты.