Дрезденда "исламлашуга" каршы чара узды
Your browser doesn’t support HTML5
Алман полициясе мәгълүматына күрә, узган төндә Дрезденда PEGIDA хәрәкәте оештырган Германиянең "исламлашуына" каршы дип аталган чарада 25 меңләп кеше катнашкан. Узган атна Франциядә булган вакыйгалардан соң сәясәтчеләр бу чарадан тотылып калырга чакырган иде. PEGIDA хәрәкәтенә каршы караштагы аз санлы бер төркем йөрештә катнашучыларга каршы чыгып, юлларын ябарга тырышып карады.