"Татмедиа" җитәкчесе итеп Айрат Зарипов билгеләнде

Айрат Зарипов

Татарстанның "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр идарәсе җитәкчесе итеп моңа кадәр Роскомнадзор оешмасының Татарстан бүлеген җитәкләгән Айрат Зарипов билгеләнде, дип хәбәр итә "Татар-информ."

Идарәнең элекке башлыгы Ирек Миңнәхмәтов "Татспиртпром" берләшәмәсенә җитәкче булып китте.

Зарипов Роскомнадзор бүлеге җитәкчесе булганчы 2006-2010 елларда Татарстан президентының матбугат хезмәте башлыгы, аңарчы Идел буе районы һәм Казан хакимиятендә эшләгән.