Кырымтатар хокукларын яклау комитеты бөтенкырым конференциясен уздырды

Your browser doesn’t support HTML5

Кырымтатар халкы хокукларын яклау комитеты, билгесез кешеләр тарафыннан төрле каршылыклар оештырылуга карамастан, бөтенкырым конференциясен оештырды. Анда катнашучылар кырымтатар халкының бүгенге хәле, кырымтатарларның Русия армиясендә хезмәт итүе мәсьәләсе һәм депортациядән кайткан халыкка һичьюгы, йорт салу өчен җир бирү мәсьәләсе турында сөйләште. Әлеге конференция турында Кырымтатар мәҗлесе әгъзасы Эскендер Бариев белдерүе.