Грозныйда Charlie Hebdo журналына протест

Халык агымы Грозный үзәге буйлап Чечня йөрәге мәчетенә таба узды, соңрак мәчеттә намаз укылды

Чарада чыгыш ясаучылар Charlie Hebdo карикатураларын башка медиада да чыгаруны рөхсәт иткән өчен тәнкыйтьләде

Грозныйдагы бу демонстрация "Мөхәммәт пәйгамбәрне ярату" дип исемләнде. Шимбә көнне күрше Ингушетиядә дә шундый чара узган иде

Плакатларда "Без карикатураларга каршы", "Без Мөхәммәт пәйгамбәрне яратабыз" кебек сүзләр язылган иде

Чараны якындагы биналарның түбәләреннән иминлек көчләре күзәтеп торды

Бу зур урам җыенын Чечня президенты Рамзан Кадыров оештырды

Чарада Грозныйдагы Урыс православ чиркәве башлыгы да карикатураларны хөкем итеп чыгыш ясады. Русия медиасында Charlie Hebdo карикатураларын чыгару тыелды