Мариуполь утка тотылу нәтиҗәсендә дистәләрчә кеше һәлак булган

Your browser doesn’t support HTML5

Шимбә көнне Украинаның көньяк-көнчыгышындагы Мариуполь шәһәре утка тотылу нәтиҗәсендә егермедән артык кеше һәлак булган, сиксәннән артыгы җәрәхәтләр алган. Шәһәрнең көнчыгыш бистәсендә берничә йорт җимерелгән, мәктәп, базар, кибетләргә зыян килгән.