АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри Украинага килә

АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри

АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри 5 февральдә Киевта Украина президенты Петр Порошенко, премьер-министр Ярсений Яценюк, тышкы эшләр министры Павел Климкин һәм парламент әгъзалары белән очраша. Бу хакта Дәүләт депортаменты хәбәр итә.

Белдерүдә бу сәфәрнең максаты АКШның Украина һәм аның халкына ышанычлы ярдәм итүен ассызыклау икәнлеге әйтелә.

Керри аннан соң 6-8 февральдә иминлек мәсьәләләренә багышланган 51нче Мюнһен конференциясендә катнаша. Мюнһен конференциясе бу өлкәдә елның иң әһәмиятле чараларының берсе булып санала һәм анда дөньяның әйдәп баручы сәясәтчеләре катнаша.