Төркия тышкы эшләр министрлыгы Чийгөзне сак астына алуны гаепләде

Әхтәм Чийгөзне

Төркия тышкы эшләр министрлыгы Кырым хакимиятләре гамәлен – Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөзне сак астына алуны гаепләде. Бу хакта министрлык сайтында хәбәр ителә.

"Әхмәт Чийгөзне тоткарлау кырымтатар халкы вәкилләренә басым һәм аларны куркытырга тырышу барлыгын күрсәтә", диелә бу белдерүдә һәм министрлык кичекмичә Чийгөз азат ителер дигән өмет белдерә.

Элгәре Төркия тышкы эшләр министрлыгы АТR кырымтатар телеканалында 26 гыйнвар көнне Русия куәт көчләренең тентү үткәрүен гаепләгән иде.