Хәмитов Уфа һава аланын тикшерде

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Уфа һава аланында халыкара терминалның ШХО һәм БРИКС саммитларына килгән кунакларны каршы алуга әзерлеген тикшерде. Хәмитов Баба-Яга (Убырлы карчык) пиццериясе хуҗасыннан бу атаманы алмаштыруны сорады. Ул моннан ары итальян пиццериясе тип аталачак. Килгән кунакларның убырлы карчык эзләп йөрүе башка сыймаслык эш диде республика башлыгы. Рөстәм Хәмитов халыкара терминалның багаж төяү, паспорт контроле, пассажирларның очуга әзерләнү бүлмәләрен карады. Русиянең дәүләт чиге аша үтү пунктында әле элемтә королмаларын кую тамамланып килә. Аэропорт җитәкчесе Александр Андреев әйтүенчә, төзөлөш эшләре монда 90 процентҡа тәмамланган.