Башкортстан егете хәрби хезмәттән табутта кайтты

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанның Салават районы Мөрсәлим авылы егете Илья Кудрявцев Алтай краенда хезмәт иткән. Соңгы шалтыратуында елый-елый: “Әни, әни”, дип кенә әйтә алган. Рәсмиләр сүзенә караганда, егет аяк киеменең бавына асылынып үлгән. Мәрхүмнең әти-әнисе моңа ышанмый.