Татар матбугаты милләтне берләштерерлек хәлдәме?

Your browser doesn’t support HTML5

"Татарстан мәгълүмат чараларының 15% гына татарча"

Татар журналистикасы барлыкка килгәнгә 110 ел вакыт узган санала. Узган гасыр башында матбугат милләтне туплап торган бер көч булган. Бүген ул ни хәлдә? Казанда узган чарада татар журналистикасының үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләштеләр.

Казан федераль университетының социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты (элекке журналистика факультеты) тарафыннан ел саен февраль аенда татар журналистикасына кагылышлы конференция үткәрелә. Быелгы чара татар матбугатының 110 еллыгына багышланды. Татар журналистикасы тарихын, теориясен өйрәнүгә зур өлеш керткән Флорид Әгъзамовның туган көненә туры китереп ул 11 февраль үткәрелде.

Чарада татар матбугаты, журналистикасына кагылышлы бүгенге проблемнар хакында cүз барды. Мисал өчен, Татарстан журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова республика радио һәм телевидиние тапшыруларының 83%ы рус телендә баруын, татар телендәге тапшыруларның аз булуын билгеләде. Ратникова 2020 елга татар һәм рус тапшыруларын 50%ка 50% ясау тиешлеге, әмма моңа ирешү авыр булачагы хакында әйтте.

"2014 елда тагын бер дәүләт телләре програмы кабул ителде. Ул 2020 елга хәтле каралган. Бу програмның төп максатларына күз салсак, 2020 елга шундый нәтиҗәгә җитәргә тиешбез: аудио-визуаль коммуникацияләр мохитендә, дәүләт һәм муниципаль идарә итү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә татар һәм рус - ике дәүләт телебезнең кулланылу өлеше тигез булырга тиеш. 50% ка 50%.

Римма Ратникова

Бүгенге көнгә күз салсак, радио һәм телевидиние тапшыруларының 83%ы рус телендә чыга. Бары тик 17%, хәтта 15% кына татар телендә. Киләсе 5-6 елга менә нинди зур эшләр башкарасы бар. Әлбәттә, бу максатка ирешү бик авыр булачак. Чөнки бездән генә дә тормый, акча булдырудан, бирүдән генә дә түгел, безнең теләгебездән генә дә түгел. Гомумән, сәясәт һәм икътисади хәлләр, федераль җитәкчелекнең бу мәсьәләгә карашына бәйле. Барысын да комплекслап карарга кирәк”, дип сөйләде ул.

"Сары матбугат милләткә куркыныч тудыра"

“Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров бүгенге проблемнар мәсьәләсендә татар матбугатында “күңел ачтыручы” (сары) матбугатның татар әхлагына сыймаган әйберләрне язып, аны халык өчен нормага кертүе милләткә куркыныч тудыра дип басым ясады.

“Дөньяда сары матбугат, сыйфатлы матбугат дигән бүленеш бар, ләкин без сары матбугат дигән сүздән качабыз инде хәзер, сары матбугат дигәч ничектер совет заманы исе килә шикелле тоела, буржуаз матбугат, сары матбугат дип сөйләнә торган чаклар бар иде, хәтерләсәгез, олырак кешеләр. Күңел ачтыручы дип сөйләшик бу очракта, шул мәгънә салынган. Алар барлыкка килгәннән соң без сөендек, чөнки ул күңел ачтыручы матбугат дәүләт тарафыннан ачылмады бу очракта аерым кешеләр, аерым нәширләр тарафыннан ачылды. Татар телендә нәрсә булса да язалар дип сөендек.

Алар күпмедер вакыттан соң сыйфатлыга әйләнерләрдип өметләндек. Ләкин алар беркайчан да сыйфатларын үзгәртмәделәр, чөнки ул сыйфатны алдан планлаштырып эшләделәр, “менә мондый матбугат булырга тиеш, халык безнең шушы дәрәҗәдә генә һәм аңа шул җиткән” дип.

Миңназыйм Сәфәров

​Җәмәгать, әлбәттә, бөтенесе әйбәт, ләкин бер вакытны бик үк нормага сыймаган әйберләр нормага әйләнә башласа, җәмгыятькә куркыныч яный башлый. Менә хикмәт нәрсәдә.

Ягъни, без моңарчы ярамый, татар әхлагына сыймый дигән нәрсәләрне бүген итәк астыннан түгел, ә алга чыгарып уку, шул ук әхлакны үзгәртергә маташу – ул миңа калса зур куркыныч тудыра җәмгыять алдында гына түгел, гомумән, милләт алдында. Без моңарчы уңайсызланып сөйләгән әйберләр бүген норма рәвешендә килеп бастылар”, диде ул.

"Максатыбыз - милләт мәнфәгатьләрен яклаучы белгечләр тәрбияләү"

Чарада татар матбугаты тарихына кагылышлы проблемнар - беренче татар газет-журналларының бүгенге көндә тиешле дәрәҗәдә, системлы рәвештә өйрәнелмәве хакында әйтелде.

Татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин милли матбугатның өйрәнелмәгән сәхифәләр бик күп булуын, ә кайберләре совет чорында беряклы гына өйрәнелгәнен әйтә.

"1905-1917 еллар эчендәге кыска гына вакытта Русиянең 20ләп шәһәрендә 120ләп газета һәм журнал нәшер ителгән. Бу бик зур сан. Алар арасында махсуслашканнары да булган. Мисал өчен, Самарда чыккан "Икътисад" журналы бер дә өйрәнелмәгән. Сатирик журналлар, фирка басмаларының күпчелеге өйрәнелмичә китапханәләрдә ята. Татар журналистикасы өлкәсендә зур хезмәт кирәк.

Васил Гарифуллин

​Татар журналистикасын өйрәнүчеләр бармак белән генә санарлык, безнең бик бай мирасыбыз бар һәм ул координацияләнергә тиеш. Бу эшләрне башкара торган фәнни үзәк кирәк. Ул дәүләт заказы нигезендә башкарылырга тиеш.

Бәлкем Татарстан фәннәр академиясе каршында гыйльми үзәк булдырып, шушы юнәлешне өйрәнә башларгадыр. Югыйсә фәннәр академиясендә һуманитар өлкәне өйрәнә торган шактый галимнәр бар. Телебез дә, тарихыбыз да, сәнгатебез дә, мәдәниятебез дә өйрәнелә, әмма журналистика кызганычка каршы өйрәнелми”, диде ул Азатлыкка.

Васил Гарифуллин XX гасыр башында милли матбугатның күпләп чыгуына басым ясый һәм ул милләтне туплап торган, берләштергән бер көч буларак барлыкка килүен әйтә.

“Бүген дә журналистика шул функцияне үти, ләкин бүген мөмкинлекләр һәм шартлар башка. Бүген милләтне берләштерергә сәләтле башка өлкәләр дә күп. Шул ук телевидение, радио, әдәбиятыбыз, сәнгатебез, интернет милләтне берләштерүдә кулланыла”, ди ул.

Васил әфәнде заманча технологияләр үзгәрүгә игътибар итәргә кирәк, чөнки дөнья бик тиз үзгәреп тора дигән фикердә.

“Шулай да без беренче чиратта сүзнең үтемлелегенә, журналистның объектив итеп җиткерә белүенә өйрәтәбез. Максатыбыз милләтнең тарихын, телен, мәнфәгатьләрен белә торган һәм яклый ала торган татарча матур итеп үз фикерен җиткерә торган студентларны тәрбияләү”, ди ул.

​Ләкин Бердәм дәүләт имтиханы кертелгәч бу максатларга ирешү бераз авырлашкан.

БДИ кертелгәч әзерлекле абитуриентлар саны кимеде

“Бердәм дәүләт имтиханының милли һуманитар өлкәләр өчен тискәре яклары күбрәк. Студентларны туплаганда зур каршылыкларга очрыйбыз, чөнки безгә укырга кергәндә урыс теле һәм урыс әдәбияты имтиханы нәтиҗәләре искә алына. Шулай да безнең бер иләк бар - ул иҗади имтихан һәм аны без татар телендә алабыз. Аны БДИ шикелле 100 балл белән бәялибез, ә ул ике имтиханнан тора һәм шуңа 200 балл җыярга була. Без бу очракта абитуриентның әзерлек дәрәҗәсенә, телне, әдәбиятны, мәдәниятне, тарихны белүенә дә игътибар итә алабыз.

Ләкин икенче ягы бар, Русия мәгариф министрлыгы билгеләгән урыс әдәбияты имтиханын бик аз бала сайлый, чөнки ул мәҗбүри имтихан түгел. Әмма син журналистика бүлегенә керергә телисең икән, син аны тапшырырга тиеш. Ул шактый катлаулы имтихан булу сәбәпле, күп балалар, аеруча милли мәктәптә белем алучылар аны сайларга курка. Бу инде безнең потенциаль абитуриентлар саны кими дигән сүз.

Татарстанда урыс әдәбиятын бер генә укучы сайламаган районнар бар. Димәк бу районнардан журналистикага, филология белгечлекләренә килүчеләр булмый дигән сүз. БДИ аларның санын нык чикли.

Сайлап алу мөмкинлеге кимегәч әлбәттә ул инде сыйфатка йогынты ясамый калмый. Инде элек беренче, икенче курста укыганда эшли алырлык студентлар 80-90% булса, бүгенге көндә алар бармак белән генә санарлык”, ди ул.