Немцов алкышлап озатылды

Your browser doesn’t support HTML5

3 март Мәскәүдә Борис Немцов белән хушлашырга йөзләрчә кеше килде. Җеназа Сахаров үзәгендә дүрт сәгать барды, ләкин күпләр анда кереп өлгермәде. Тышта җыелган халык мәрхүмне алкышлап, "Каһарманнар үлми" дигән шигар белән озатты. 27 февраль кичендә Мәскәүдә атып үтерелгән сәясәтче Троекур зиратында җирләнде.