Русиядә 18 меңләп яңа аптека булачагын хәбәр итә "Российская газета". Бу эшне хөкүмәткә Русия президенты Владимир Путин кушкан.
1992 елга кадәр Русиядә дару сатуга монополия иде. Базар икътисадына күчеш башлангач дәүләт даруханәләренә өстәп муниципаль һәм хосусый аптекалар барлыкка килде.
"Аптекалар гильдиясе" башлыгы Елена Неволина "Российская газета"га аңлатма биреп дәүләт даруханәләрендә бәяләр 25% арзанрак булачагын белдерде.
Вице-премьер Ольга Голодец исә Русиядә хәзерге даруханәләр системы кирәкле дарулар белән тәэмин итә ала, шул санда арзан дарулар белән дә диде. Дәүләт аптекалары челтәрен төзү мәсьәләсендә хөкүмәт әле үз карарын кабул итмәде. Аптекалар челтәрен төзүгә өстәмә акча кирәк булачак, диде Голодец.