Уфада рәссам Рабис Сәлахов күргәзмәсе ачылды

Рәссам Рабис Сәлахов

Уфаның “Сәнгать” галереясендә Татарстанда яшәүче рәссамның шәхси күргәзмәсе ачылды.

Татарстан рәссамнары берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманчы исемендәге премия лауреаты Рабис Сәлахов чыгышы белән Башкортстанның Бүздәк районы Иске Актау авылыннан. Ул 1982 елда Уфа сәнгать мәктәбен тәмамлаганнан соң Татарстанның Алабуга шәһәрендә яши. Иҗатында татар легендаларына һәм халык-авыз иҗатына мөрәҗәгать итү, миллилек хас. Мәсәлән, бу хакта картиналарының исемнәре дә сөйли: “Түлек һәм Сусылу”, “Сак-Сок”, “Алтынчәч”, “Шүрәле”, “Чыңгызхан”, “Сөембикә алмасы”. Аларда оҗмах чәчкәләре, әкияти җанварлар һәм кошлар, галәмдә булмаган сихри гүзәллек сурәтләнгән. Сәнгать белгечләре рәссамның төрки мифология һәм Евразия мәдәниятләрен берләштерүдәге уңышларын билгеләгән.

– Рабис әфәнде, рәсемнәрегезне карап аларда сурәтләнгән күренешләрне аңларга тырышам. Ләкин анда сезнең сурәткә керми калган фикерләрегез дә калгандыр дип уйлыйм?

– Бардыр. Бу сәнгатьтәге үз сүземне мәңгеләштерергә омтылган фәлсәфәм, тормышка карашым, матурлыкка мәдхия.

– Социализм заманында әдәбиятта җөмлә арасына яшерү, Эзоп теле дигән күренешләр булган шикелле?

– Әйе, ул вакытта язучылар шул юллар араларында системага каршы фикерләрен үткәрә алды. Бүген җиңел, ләкин андый батырлар юк дәрәҗәсендә. Рәсем сәнгате дә шул яшерен матурлык, миллилек, тәквалык бирү, һич югы шуңа омтылу мөмкинлеге бирә алуы белән мөһим. Яшереп бирү турыдан яруга караганда, бәлки, нәтиҗәлерәктер дә әле.

– Сезнең рәсемнәр якты һәм нурлы, төсләр мул, ләкин кайбер эшләр бер-берсен кабатлый, охшаш шикелле тәэсир уята.

– Бу эшләрнең бер өлеше аерым циклны тәшкил итә. Аның сәбәбе шуннан.

– Иҗатыгыз буенча иң зур белгеч үзегездер. Чөнки иҗаты, нәрсә бирергә теләвен автор үзе генә белә. Дөрес, кайбер сәнгать белгечләре автор күрмәгәнне дә чокып чыгаручан. Ни дисәң дә, сәнгатьне кабул итү әзерлек һәм зәвыкка да бәйле. Шуңа мин иҗатыгыз буенча төп белгеч үзегез буларак дип, картиналарыгыздагы җитешсез һәм уңай якларны сорар идем.

– Беләсезме, әгәр мин халыкка аңлаешлы, гади итеп язсам, сәнгать белгечләре, рәссамнар аңа тискәре бәя бирә. Әгәр мин белгечләр һәм рәссамнар өчен иҗат итсәм, халык аңламаячак. Иң кыены – менә шул. Җитешсезлегем – метафизик сәнгать, абстрактлылык, сюрреализм һәм башка шундый заман агымнарыннан “артта” калудыр. Уңышлы якларым – миллилек һәм халыкчанлык дип уйлыйм. Чынлыкта рациональлек һәм иррациональлек бергә үрелеп барса гына әсәрләрнең гомере озын булучан. Ягъни гади булмаган әйберләрне гади итеп күрү һәм күрсәтә алу һәм, киресенчә, гади әйберләрне гадәти булмаган юллар белән ачу дип уйлыйм.

Уфада рәссам Рабис Сәлахов күргәзмәсе